«Якты талант иясе»: сәнгать сәгате (6+)

10 декабрьдә 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен бөек рус рәссамы В.А.Серовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Якты талант иясе» дигән сәнгать сәгате уздырды.

Әңгәмә барышында балалар рус пейзажы, графикасы, тарихи һәм антик рәсем сәнгате жанрларында башкарылган эшләре белән танылган рәссамның тормыш юлы турында тулырак мәгълүмат алды. 
Электрон презентация Валентин Серовның берничә әсәре мисалында  аның иҗаты белән таныштырды. 

Шулай ук балалар рәссам иҗаты буенча мини-викторинада катнашты. Чарага «Сәнгать мәңгелек һәм матур» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. 

 

Поделиться: